Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Социаль фондның Лениногорск Клиент хезмәте Татарстанда иң яхшысы дип билгеләнгән

Клиент хезмәте - фонд «йөзе».

2025 ел нәтиҗәләре буенча Социаль фондның Лениногорскидагы бүлекчәсенең эшчәнлек нәтиҗәсе коэффициенты 394,23 процент тәшкил итә.  

Мондый күрсәткеч структур бүлекчәләрнең нәтиҗәлелеген мониторинглау йомгаклары буенча республиканың барлык бүлекчәләре арасында беренче төркемдә җиңүне тәэмин итте, аны Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү Фондының Татарстан Республикасы бүлеге үткәргән.

Клиент хезмәте хаклы рәвештә Социаль фондның «визит карточкасы» булып тора. Халыкны кабул итүче белгечләрнең клиентларга никадәр оператив һәм грамоталы хезмәт күрсәтүеннән бөтен коллектив эшчәнлеге бәйле.

Лениногорск Клиентлар хезмәтендә 21 хезмәткәр эшли. Алар 24,5 мең пенсионерга, социаль түләүләр алучы 6 мең кешегә, иминиятләштерелгән 79 мең затка хезмәт күрсәтә. 

 

Белешмә.


Бүгенге көндә Социаль фондның  Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан 121 социаль ярдәм чарасы күрсәтелә. Фондның барлык хезмәтләренә «Госуслуги” порталы аша гариза бирергә мөмкин. Гражданнарга 213 тән артык онлайн-хезмәт күрсәтү, сервис һәм ярдәмче хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бар. Инде бүген үк күп кенә ярдәм чараларын билгеләү өчен гариза бирү генә җитә, калган мәгълүматларны белгечләр ведомствоара хезмәттәшлек системасы аша мөстәкыйль рәвештә соратып ала.

 

Фото: СФР Лениногорск клиент хезмәте

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев