Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Социаль ярдәм алучылар Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә экскурсиядә булдылар

Рухи-әхлакый яктан

Лениногорскиның «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән социаль ярдәм алучы, балигъ булмаган балалар өчен «Ихлас» мәчетенә экскурсия оештырды.

Яшүсмерләрне рухи-әхлакый тәрбияләүгә һәм белемнәрен киңәйтүгә юнәлдерелгән чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Светлана Фазлыева һәм  «Ихлас» мәчетеннән Хәлил хәзрәт  үткәрде.

Экскурсия барышында Хәлил хәзрәт яшүсмерләрне музей һәм гыйбадәт залы белән таныштырды, ислам нигезләре, бинаның архитектура үзенчәлекләре һәм мәчетнең аралашу, мәгариф һәм хәйрия үзәге буларак роле турында сөйләде. Катнашучылар шулай ук мәгариф түгәрәкләренең һәм мәчет каршында даими үткәрелә торган хәйрия акцияләренең эше турында да белделәр.

«Мондый очрашулар яшүсмерләргә мәдәни һәм дини традицияләр белән турыдан-туры танышырга мөмкинлек бирә, бу үзара ихтирам һәм толерантлык үсешенә ярдәм итә», – ди белгеч  Светлана Фазлыева.

фото: «Исток Башлангыч»тан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев