Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер авыл җирлеге территориясендә чистарту корылмасы төзеләчәк

Әлеге объектны тапшыру бу ел ахырына билгеләнгән.

Шөгер авыл җирлеге территориясендә чистарту корылмасы төзелеше буенча урында киңәшмә үтте. Анда  Татарстан Инженерлык челтәре Баш идарәсе директоры Җәүдәт Миннәхмәтов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов катнашты. Бу хакта Марат Гирфанов үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.

Бүгенге көндә чистарту корылмасының каркасын монтажлау буенча эшләр төгәлләнгән,  эчке сыешлыклар (емкость) җиһазы урнаштырылган, шулай ук бетон эшләре төгәлләнгән. Киләсе атнада сэндвич-панельләрне монтажлауга керешәчәкләр.

Чистарту корылмасының көче тәүлегенә 200 куб метр тәшкил итәчәк.

“Әлеге объект Шөгер, Иске Шөгер һәм Зеленая Роща авыл җирлекләрендә яшәүче 3 меңнән артык кешегә су агызу системасының ышанычлылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, дип хәбәр итә Марат Гирфанов.

Яңа чистарту корылмалары төзү – кирәкле һәм мөһим эш, киләчәктә чиста елгалар, чиста туфрак, чиста урманнар булачак. Контракт нигезендә подрядчы чистарту корылмалары төзү, шулай ук су белән тәэмин итү, канализациянең тышкы челтәрләрен урнаштыруны башкарырга йөкләмә ала.

Киңәшмә барышында подрядчы алдына эшләрне билгеләнгән срокта башкарып чыгу бурычы куелган. Үтәү соргы - шушы елның ахырына кадәр.

 

фотолар: https://t.me/Girfanovmn/228

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев