Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер балалар драма түгәрәге төбәкара фестиваль-конкурсның Дипломына лаек булды

«Әкият» балалар драма түгәрәге Диплом алды

Шөгер мәдәният йортында эшләп килүче "Әкият" балалар драма түгәрәге «Иделкәем&Кариев варислары» балалар-үсмерләр театр коллективлары һәм студияләренең  XIV төбәкара фестиваль-конкурсының  катнашучы Дипломына лаек булды.

"Әкият" балалар драма түгәрәге әлеге Дипломны Аманулла әкияте буенча куелган "Мактанчык әтәч" спектакле өчен алды. Балалар коллективы бу спектакльне яз аенда Шөгер мәдәният йортында башлангыч мәктәп укучыларына, балалар бакчаларына күрсәтте.

"Мактанчык әтәч" спектакленең режиссеры - Зилия Гәрәева. Ул балалар белән дә, олылар белән театраль юнәлештә эшли. Шөгер халык театрының җитәкчесе.

Кечкенә артистларыбызны уңышлары белән котлыйбыз! Алардан яңа спектакльләр көтеп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев