Тирән белем, зр кызыксыну.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2026/2027 уку елына чаралар календарь планы кысаларында узган сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ (сайлап алу) этабында В. П. Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе укучылары уңышка ирештеләр.
11нче класс укучысы Рамина Шайдуллина олимпиада җиңүчесе булды.
Дамир Фасыхов (9 нчы сыйныф) исә яхшы әзерлек күрсәтеп, күп кенә көндәшләрен узып, призлы урын яулады.
Бу җиңүләр - зур хезмәтнең, максатчанлыкның һәм җитди әзерлекнең нәтиҗәсе. Укытучы-остаз: Любовь Александровна Кириллова укучыларның сәләтләрен үстерүгә зур өлеш керткән.
Нет комментариев