Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер мәктәбе укучылары Мәскәүдә булып кайтты

Укучыларның хис-тойгылары зур.

Март аенда Шөгердәге В. Чкалов исемендәге мәктәпнең 12 укучысы тәрбия буенча директор советнигы Регина Батырова озатуында Мәскәүдә булып кайттылар.

Россия башкаласына әлеге сәяхәт укучыларда мотивация-кызыксындыруны оештыру һәм агропромышленность юнәлешенә җәлеп итү кысаларында тормышка ашты.

Сәяхәт 5 көн дәвам иткән, шуның өч көне Мәскәүдә узган, 1 көн бару, 1 көн кайтуга киткән. Поезд белән барганнар –кайтканнар. Кунакханәдә урнашканнар.

Регина Ринатовна әйтүенчә, Мәскәүдәге экскурсия программасы бик бай эчтәлекле булган.

“ВДНХ территориясендә “Россия” форумы халыкара күргәзмәсен карадык. Шул ук территориядә Москвариум һәм “Космос” павильонында булдык. Мәскәү Кремле территориясе буенча экскурсия дә бик ошады. Планетарий,  Корал палатасы да безнең күңелләрдә зур хис-тойгылар калдырды”, - дип сөйли ул.

Укучыларга да барысы бик нык ошаган. Аларның берсенең дә Мәскәүгә барганы булмаган әле. Башкаладан кайткач та, шул сәяхәт турында истәлекләр барлаганнар. 

“Сәяхәткә биокласста шөгыльләнүче һәм олимпиадаларда җиңүләр яулаган, актив укучылар барды”, - ди Регина Батырова.

Әлеге сәфәрнең максаты – үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү, илнең казанышлары өчен горурлык хисләрен үстерү, толерантлык, башка халыкларга, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләрен формалаштыру.

фотолар: мәктәптән


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев