Шөгер мәктәбендә Җиңүнең 80 еллыгына һәм МХОда һәлак булган мәктәпнең чыгарылыш егетләре истәлегенә багышланган волейбол уеннары үтте
Волейбол матчы 3 атна барды.
Шөгердә В. Чкалов исемендәге мәктәптә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган Шөгер мәктәбе чыгарылыш егетләре истәлегенә багышланган «Тынычлыкта 80 тынычлык кул кысышу» дип исемләнгән волейбол матчлары узды.
Бу хакта Шөгер мәктәбе социаль челтәрдә хәбәр итә.
Уеннар 3 атна дәвамында барган, малайлар һәм кызлардан торган катнаш командалар уйнаган.
Финалда җиңүчеләр: 1 урын – 10 сыйныф
2нче урын – 9 Б
3нче урын – 8 Б
Укучыларны волейбол уенына кызыксындыручы, аларның җитәкчесе – укытучы Наил Гыйльманов.
фотолар: Шөгер СДК телеграм каналдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев