Шөгер мәктәптән тыш эшләр үзәгендә «ПРОФкафе» семинары узды
Һөнәри юнәлеш
Шөгер мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында (ЦВР) «ПРОФкафе» семинары үткәрелде.
Семинарга районның өстәмә белем бирү педагоглары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбиячеләре, мәгариф оешмаларында балаларның һөнәри компетенцияләрен үстерү белән шөгыльләнүче фән укытучылары җыелды.
Семинар гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру буенча үткәрелде.
Укучыларның һөнәр сайлауга кызыксынуын арттыруга ярдәм итә торган дәресләрнең заманча интерактив формаларына аерым игътибар бирелде.
Семинарда катнашучылар семинарның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр һәм тәҗрибә алмашу профессионаллар системасының киләчәктә үсешенә нигез булачагына ышаныч белдерделәр.
фотолар: ЦВР



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев