Шөгердәге мәктәптән тыш эшләр үзәгендә менә бер ел курчак театры эшләп килә. Ул “Театр живых рук” (“Тере куллар театры”) дип атала.
“Без кечкенә чакта курчак театры – гаҗәеп серле дөнья иде бит ул. Ничек инде курчаклар шулай баш-кулларын селкетеп, авызларын ача, яба һәм сөйләшә ала дип уйлый идек. Кечкенә вакытта курчакларны махсус кешеләр хәрәкәткә китерүен аңламыйсың бит әле, мин үзем беренче кабат курчак театры карагач, гаҗәпләнүемнең чиге булмаган иде”, - дип сөйли театр түгәрәге җитәкчесе Рәзинә Илдус кызы Газизянова.
Шөгер мәктәптән тыш эшләр үзәгенә эшкә килгәч, Рәзинә Илдус кызы курчак театры оештыру турында уйлап йөри башлый.
- Курчак театры бүгенге көндә бераз онытылыбрак, читтәрәк калып тора, әмма барлык балалар да аны ярата. Шөгердә үзәккә йөрүче, гомумән, авыл балаларын курчак театры дөньясына алып керәсем килде, - ди ул.
Аның балалар белән эшләү тәҗрибәсе бар.
Шөгердәге “Тургай” балалр бакчасында эшләп чыккан. Үзәккә эшкә килергә чакыру алгач, каршы килмәгән. Курчак театры оештырырга дигән максатны биредә, үзәктә тормышка ашырган. Әлбәттә, мондый планны тормышка ашыру – театр өчен кирәкле җиһазлар, курчаклар алу шактый гына чыгымнар сорый. Курчак театры турында планнары белән алар “Август-Лениногорск” аграр хуҗалыгы предприятиесе директоры Илнур Гиниятуллинга мөрәҗәгать иткәннәр. Җитәкчелек акчалата ярдәм иткән. Предприятие ярдәме белән Мәскәүдән курчаклар сатып алып кайтарттырганнар.
“Без балалар белән моңа бик нык шатландык. Рәхмәт ярдәм итүчеләргә”, - ди түгәрәк җитәкчесе. Курчакларга костюмнар тегү эшен үзләре башкарган. Курчаклар муенга асып, кулларга киеп куя торган, шунлыктан аңа исемне дә “Театр живых рук” – “Тере куллар театры” дигән исем биргәннәр.
Атнага ике тапкыр театр түгәрәгендә шөгыльләнү нәтиҗәсендә “Шалкан” әкиятен өйрәнеп, сәхнәдә күрсәтергә әзерләгәннәр.
Театрда курчаклар һәм балалар бер актерга әверелеп, бердәм образ тудыралар. Артистларның җентекләп сайланган музыкасы, сөйләме һәм аерым репликалары спектакльне тулы бер әдәби әсәргә әйләндерә.
- “Репка” әкиятенә бераз үзгәртүләр кертергә туры килде. Тамашачы белән ике арада бәйләнеш барлыкка килсен өчен шулай эшләнде. Мәсәлән, шалканны тартканда, ярдәмгә тамашачыны чакыралар. Яисә ниндидер сорау биреп, тамашачыдан җавап алалар, - ди Рәзинә ханым.
“Репка” әкиятен Керкәле авылында, Шөгер мәдәният йортында тәкъдим иткәннәр.
Күптән түгел исә, өлкәннәр декадасы кысаларында Лениногорск Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына барганнар. Мондагы әби-бабайларга бик ошаган театр. Алар да балачакларын искә алган.
Театр түгәрәгендә 7 яшьтән 12 яшькәчә кызлар һәм малайлар шөгыльләнә. Кайдадыр чыгыш ясарга барырга кирәк булганда, транспорт ягыннан әти-әниләр һәм Рәзинә ханымның ире ярдәмгә килә.
“Театр эшчәнлегендә төп таянычларым – әти-әниләр. Алар белән уртак тел табып, дус булып эшлибез, рәхмәт аларга. Транспорт булмау бераз кыенлык тудыра, ул мәсьәлә җайлансын иде, без ешрак барыр идек”, - ди.
Театр түгәрәге җитәкчесе сүзләренчә, хәзерге көндә “Колобок” әкиятен әзерлиләр. Монда шулай ук балаларга уйнарга күңелле булсын өчен үзгәртүләр кертелгән. Үзгәртелгән вариантта дуслык, патриотлык темасы чагылдырыла.
Нет комментариев