Шөгер тәрбиячеләре бәйгедә дә тәҗрибә уртаклаша
Шөгердәге “Тургай” балалар бакчасында “Җырлыйк әле” дип исемләнгән кызыклы бәйге үтте.
“Үзебездәге ике балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрне бергә берләштереп, күңелле чара ясарга ниятем күптән бар иде. Мин “Тургай” һәм “Кояшкай” бакчасында балаларга татар теле өйрәтү буенча тәрбияче булып эшлим. Бәйгенең төп максаты: татар җырларына карата мәхәббәт, туган якка карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре тәрбияләү, тәрбиячеләрнең иҗади активлыкларын арттыру иде. Билгеле инде үзара тәҗрибә уртаклашу да шушы максатка керә, чөнки халык телендә юкка гына “ике тәрбияче очрашса, педсовет башлана” димиләр бит”,- ди бәйгене оештыруда башлап йөргән Рамилә Кәшипова.
“Тургай” бакчасы бу көнне “Кояшкай”да эшләүчеләрне үзенә кунакка чакырып алды, бәйге узачак тантаналар бүлмәсен ачып кергәнче үк бәйрәм хисе үзенә тартып тора иде. Рамилә Наилевна белән бакчаның музыкаль тәрбия җитәкчесе Мәдинә Кадеровна матур сәламләү әзерләгәннәр, бәйгенең очрашу мизгелләре һәрберебезгә таныш “Очрашу” җыры белән башланды. Гомумән, бәйге дәвамында халкыбызның, танылган шагыйрьләребезнең сүзләренә язылган тирән мәгънәле дәртле-моңлы көйләр яңгырап кына торды.
Тәрбиячеләрдән торган өч команданы җыю да кызыклы биремнән башланып китте: башта командаларның капитаннарын сайлап куйдылар. Аннан капитаннар бәйгенең беренче биреме буенча, аның шартларына туры китереп командалар җыйдылар. Барлык биремнәр дә тапкырлык-зирәклек һәм үзебезнең җырларны белүгә юнәлдерелде. Араларында шактый гына катлаулылары да бар иде, “Җырны танып бел” бәйгесендә, мәсәлән, экранга чыгарылган ике-өч кенә сүздән җырның исемен әйтергә, аннан инде җырлап та бирергә кирәк булды.
“Ике балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең болай бәйгедә очрашуы үзенә бер күңелле, файдалы булды. Безнең бакчаларда үз эшәренә бирелгән кешеләр эшли, һәрбер тәрбияченең үзенә бер мавыктыргыч эш алымы булмыйча булмый. Менә шул алымнар турында да уртага салып сөйләштек, бәйгедә дә сынаштык. Аны оештыруда Рамилә Наилевна аеруча тырышып йөрде, биремнәрне дә үзе тәкъдим итте. Мондый очрашулар безнең эшебездә яңарыш тудыра”,- ди “Кояшкай” бакчасы мөдире Гөлназ Вилданова.
Командаларның чыгышын “Тургай” бакчасы мөдире Сания Якупова, “Кояшкай”ның мөдире Гөлназ Вилданова, өлкән методист Гүзәл Гиматдинова, татар теле тәрбиячесе Рамилә Кәшипова һәм музыка җитәкчесе Мәдинә Әхмитовадан торган жюри бәяләде. Номинацияләр күп төрле иде, монда иң күп җырларны белүчеләр, иң җор теллеләр, хәтта иң зур теләктәшлек белдерүчеләргә дә бүләкләр өләшенде. Бәйрәм күңелле чәй табыны белән төгәлләнде.
Фото: Шөгер "Тургай" балалар бакчасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев