Самара өлкәсе Шенталы районында халык иҗаты фестивале узды.
Ул Җиңүнең 80 еллыгына һәм Шенталы районының 90 еллыгына багышланды.
«Мелодии лета» дип аталган фестивальдә Шөгер мәдәният йорты артистлары да катнашты. Шөгер мәдәният йорты директоры Алсу Биктагирова белән Рәсимә Хәкимова, Адель Саматов фестивальдә катнашып, Шенталы районы администрациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Шулай ук Иске Писмән мәдәният йорты үзешчәннәре дә фестиваль кунаклары булды.
фото: Шөгер мәдәният йорты
Нет комментариев