Шөгердә «Безнең капка төбендә» кич утыруы узды
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгердә «Безнең капка төбендә» кич утыруы узды

Бу хакта «Шөгер авылы мәдәният учагы» хәбәр итә.

"11нче август көнне Шөгер авылы Горький урамында яшәүче авылыбызның хөрмәтле кешесе -  Сәрия апа Тухватуллинаның йорты каршында кабаттан «Безнең капка төбендә» дип исемләнгән урам бәйрәме узды.

Ул бәйрәмгә үзенең тирә-күршеләрен, бәйрәмдә катнашырга теләгән барлык авылдашларын дәште. Очрашу күңелле уеннар, дәртле биюләр, матур шигырьләр һәм моңлы җырлар белән үрелеп барды.

Бәйрәм азагында күршеләре -  Фаннур абый белән Халисә апа пешереп килгән искитееч тәмле пылаудан сыйландык һәм кунаклар алып килгән күчтәнәчләр белән самовардан чәйләр эчтек", - дип хәбәр итә мәдәният йортыннан Гүзәл Закирова- Рәхимова.

 

фотолар: https://vk.com/feed?w=wall-119225744_4400


Нет комментариев