Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгердә Гамир Латыпов йорт территориясендә искиткеч зурлыкта Ат барлыкка килгән

Осталыкның чиге юк.

Шөгер авылында яшәүче Гамир Габбас улы Латыпов йорты территориясендә кардан 2026 ел символы – Ат фигурасы барлыкка килгән.

Ул галәмәт зур. Коңгырт төскә буялган. 

Гамир Габбас улы Латыпов исеме райондашлар өчен яхшы таныш. Ул һәр елны яңа ел алдыннан ел символын ясап куя. Без аның тарафыннан ясалган Куянны да, Аждаһаны да, Еланны да күрдек.  

Искиткеч осталык белән башкара ул кардан сыннарны.

Гамир Латыпов «Татмедиа» тарафыннан «Безнең ишегалдында» конкурсында (йорт тирәсен  Яңа елга бизәүчеләр арасында) катнашты.  

Мондый осталыкка сокланып, афәрин диясе генә кала. 

 

фото: Шөгер авылы мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев