Шөгердә - театральләштерелгән тамаша, Куакбашта - этномәдәни фестиваль
Әнә шундый күңелле чаралар уздырылачак.
3 ноябрь көнне Шөгер мәдәният йортында "Театр яктылыкка, нурга илтә" дип исемләнгән театральләштерелгән музыкаль тамаша булачак. Ул Халыклар бердәмлеге көненә һәм Шөгер халык театрының 53нче театраль сезонына багышлана.
Тамашада Шөгер халык театры артистлары һәм үзешчән сәнгать осталары катнаша.
Башлана 18:00 сәгатьтә.
Шул ук көнне, 3 ноябрьдә Куакбаш мәдәният йортында берничә авыл катнашында "Татарстан - уртак йортыбыз" этномәдәни фестиваль узачак. Авылларның фольклор коллективлары үзләренә хас борынгы йоланы күрсәтәчәк.
Башлана 17:00 сәгатьтә.
фото: Куакбаш авыл клубы архивыннан: https://vk.com/public212016920
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев