Шөгернең мәктәп яны лагеренда ял итүчеләр эскурсиягә барды
Мәктәп яны лагеренда файдалы ял
Шөгердә В.Чкалов исемендәге “Ромашка” исемле мәктәп яны лагере эшли.
Лагерьнең бер көнен янгын сүндерү частена экскурсиягә багышлаганнар.
Шөгер авылының аерым янгын сүндерү посты начальнигы - Дәүләтшин Илнур Идрис улы янгын сүндерү частендә балаларны каршы алып, янгын сүндерү техникасы, аның җиһазлары турында сөйләгән.
Балалар хәтта янгын сүндерү машинасына утырып, үзләрен янгын сүндерүчеләр итеп тойганнар.
Малайлар һәм кызларга янгын сүндерү вакытында кулланылучы җиһазларны күрсәткәннәр.
“Мондый очрашулар укучыларда янгын сүндерүче һөнәренә карата кызыксыну һәм хөрмәт уята, шулай ук ут белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыта. Янгынга каршы куркынычсызлык - бала үсә һәм тәрбияләнә торган мохитнең мәҗбүри өлешләреннән берсе бит”, - дип хәбәр итә Шөгер мәктәбе.
фото: Шөгер мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев