СОРАУ-ҖАВАП РУБРИКАСЫ: “ЭСКӘМИЯ КУЮНЫҢ ТӘРТИБЕ БАРМЫ?”
Күпфатирлы йорт ишегалларында эскәмия куюның тәртибе бармы?
Ишегалдына эскәмия куюның тәртибе бармы? Күпфатирлы йортның беренче катында яшибез. Эскәмия безнең тәрәзә төбендә үк тора. Көн-төн шунда җыелып кычкырып сөйләшәләр. Бер тынгы юк. Төнлә яшьләр чүп-чар да калдыра. Эскәмияне ераграк куйсалар, яхшы булыр иде.
Лениногорскидан Шамил абый.
ҖАВАП:
— РФ Торак кодексында (44 нче маддә, 2 нче бүлек) язылганча, ишегалдына эскәмия куйдыру, аны күчерү, сүттерү кебек эшләр әлеге йорттагы милек хуҗалары компетенциясенә карый. Теге яки бу карар өчен биредә яшәүчеләрнең өчтән икесе тавыш бирсә, дөрес дип санала. Эскәмия йорт һәм җәмәгать биналарыннан, ким дигәндә, 10 м ераклыкта урнаштырылырга тиеш (“Градостроительство. Планировка и застройка городских и сельских поселений”. Пункт 7.5 СП 42.13330.2016). Эскәмия янгын сүндерү техникасына, кешеләрне эвакуацияләргә комачау итәргә тиеш түгел. 10 метрдан якынрак куела икән, ул законлы түгел дип санала ала һәм суд карары буенча сүтелергә мөмкин. Җыелыш карарыннан башка һәм нормативларны үтәмичә, эскәмия куярга ярамый. Дәүләт торак инспекциясе, Роспотребнадзор, янгын күзәтчелеге кебек контрольдә тотучы органнар әлеге эшне законсыз дип кабул итәргә мөмкин. Кайбер очракларда административ җаваплылыкка тартулары да бар.
Чыганак: https://vk.ru/irekmaydani
фото: Безнең ишегалды сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев