Ул үзе Әлмәт районы Тайсуган авылында туа.
Сугыш вакытында Свердловскида хәрби заводта ташчы булып эшли, цехлар төзи. Аннары ОРСта – эшчеләрне тәэмин итү оешмасында сатучы була. Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.
Тормыш иптәше белән 50 ел бергә гомер итеп, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Халидә Хөсәеновнаның 5 оныгы, 9 оныкчыгы бар.
Йөзъяшәр әбигә исәнлек-саулык телибез.
Нет комментариев