Сугышлы авыл җирлеге башлыгы «Закон территориясе» конкурсында икенче урынга лаек булды
Казанда «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.
Конкурс республикада ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 2007 елдан үткәрелә, ә 2012 елдан Татарстан Хөкүмәте химаясендә уза. Аның максаты - җәмәгать тәртибен тәэмин итү, яшьләргә хокукый тәрбия бирү һәм хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм тарату.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, республика авыл участоклары өчен заманча административ-торак комплекслардан алып, хокук тәртибенең профессиональ көчләренә актив ярдәм итүче ирекле халык дружиналары системасына кадәр уникаль иминлек инфраструктурасын үстерүне дәвам итә.
«Закон территориясе» республика бәйгесе күп еллар дәвамында кирәкле һәм актуаль булып кала. Хөкүмәт башлыгы сүзләренчә, узган ел конкурска муниципаль этапта җиңүчеләрдән 56 гариза килгән.
Быел республика иминлеген тәэмин итүгә сизелерлек өлеш керткән сигез номинациядә иң яхшы катнашучыларга бүләкләр тапшырылды
Сугышлы авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиатдинова конкурсның «Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә икенче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
фото: Сугышлы авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев