Сугышлы мәктәбен 50 ел элек тәмамлаганнар очрашты
Алар бер мизгелгә мәктәп елларына кайтып, яшүсмер, яшьлек чорларын искә алды.
Мәктәпне тәмамлаганга да 50 ел узып киткән. Аздырмы бу, күптерме, әйтүе авыр.
Моннан 52 ел элек, алар 7нче сыйныфка күчкәч, мәктәпкә яшь укытучы Фәния Әхмәтова килә. Аны әлеге сыйныфның җитәкчесе итеп куялар. 8нче сыйныфта инде Фәния Әнвәровна аларны зур тормышка да чыгара. Ул чакта Сугышлы авылында мәктәп сигезъеллык була.
“1973 елда – эшкә мәктәпкә ике укытучы килдек һәм миңа 7нче “А”, аңа 7нче “Б” сыйныфын бирделәр. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, алар аттестат алып, зур тормыш юлына чыктылар. Укучылар белән уртак тел табып, бер-беребезне аңлап эшләдек, әйбәт класс булды”, - дип искә ала Фәния Әнвәровна.
Кайчандыр кыз-малайлар булып йөргән укучылар 1975 елда мәктәпне тәмамлап, менә 50 елдан соң очрашуга инде чәчләренә чал кергән апа-абыйлар, әби-бабайлар булып очраштылар. 65 яшькә җиткәннәр бит инде. Гомер уза икән, диештеләр. Сыйныф җитәкчеләре Фәния Әнвәровнага августта 75 яшь тула икән, укучылары да аның эзенә басып килә.
“Бу күңелле очрашудан барыбыз да зур канәгатьләнү алып, тагын шулай очрашырга сүз куешып таралыштык. Рәхмәт укытучыларыбызга, рәхмәт Фәния Әнвәровнага, бердәм булырга, үз көчебез белән яшәргә, авырлыклардан курыкмаска өйрәттеләр”, - ди әлеге сыйныфтан Җәдит Зарипов.
Сыйныфташлар очрашуы күңелле нотада тәмамланган, туйганчы сөйләшеп, матур теләктә таралышканнар. Алда исә тагын шундый күрешүләр булып торсын.
Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 4 июль санында укый аласыз.
фото: мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев