Россия Хөкүмәте Татарстанга 2027 ел уңышы өчен көзге бөртекле культуралар үстерүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү максатында 401,1 млн сум бүлеп бирде.
Акча агротехнологик эшләргә киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга юнәлтеләчәк. Тиешле күрсәтмәгә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин кул куйган , дип хәбәр итә Татар-информ.
Бу максатларга Хөкүмәтнең резерв фондыннан барлыгы 13,3 млрд сум бүлеп бирелгән. Иң зур финанслау Ростов өлкәсенә — 4,51 млрд сум, Краснодар краена — 2,14 млрд сум һәм Ставрополь краена — 2,06 млрд сум күләмендә каралган.
Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстанга иң зур субсидия биреләчәк.
Бүлеп бирелгән акча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кимендә 5,8 млн гектар мәйданда агротехнологик эшләр башкаруга киткән чыгымнарның бер өлешен капларга мөмкинлек бирәчәк. Финанслау көзге бөртекле культуралар җитештерүнең җәлеп итүчәнлеген саклауга юнәлтелгән.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына күрсәтмә чыкканнан соң 30 календарь көн эчендә төбәкләр белән субсидияләр бирү турында килешүләр төзергә кушылды. Ведомство 2027 елның 1 мартына кадәр бүлеп бирелгән акчаның максатчан һәм нәтиҗәле файдаланылуы турында Хөкүмәткә хисап тапшырырга тиеш.
Нет комментариев