Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге халыкны мошенниклардан сак булырга чакыра
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хәбәр иткәнчә, төбәктә яшәүчеләргә фонд хезмәткәрләре исеменнән шалтырату һәм ялган юл белән шәхси мәгълүматлар әйттерү очраклары ешайган.
Әгәр сезгә шалтыратып, үзләрен Социаль фонд хезмәткәрләре дип таныштырсалар, пенсия яки башка социаль түләүләрне ачыклау яки яңадан исәпләү өчен шәхси мәгълүматларыгызны әйтергә сорасалар, моны эшләмәгез! Билгесез кешеләргә үзегез турында бернинди мәгълүмат хәбәр итмәгез.
"Миңа Социаль фонд хезмәткәрләре булып шалтыраттылар һәм, пенсияне арттыру турында гариза бирү өчен, дәүләт хезмәтләре сайтына күчәргә куштылар, паспорт, банк картасы номерын һәм шәхси кабинеттан парольне атарга сорадылар. Ярый әле шунда ук Татарстан Социаль фонд бүлегенең контакт-үзәгенә шалтыраттым. Оператор минем шалтыратучылар сорауларына җавап бирмичә дөрес эшләгәнемне хәбәр итте”, - дип сөйләде Казаннан пенсионер Нурия Сөнгатова.
Таныш булмаган яки шикле номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәгез һәм таныш булмаган кешеләргә дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинетка керү өчен парольне, паспорт, банк картасы номерын һәм аның ПИН-кодын хәбәр итмәгез.
Телефоннан шалтырату буенча гражданинны шәхси кабул итүгә яздырырга, ә аннары язылуны СМС буенча килгән код белән расларга тәкъдим итсәләр, бу, һичшиксез җинаятьчеләр. Социаль фонд сайтында гражданнар өчен "Кабул итүгә алдан язылу" электрон сервисы бар, анда һәркем клиент хезмәтенә килү өчен уңайлы көн һәм вакытны сайлый ала.
"Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәткәрләре телефон аша шәхси мәгълүмат сорамыйлар, сылтамалар һәм СМС-хәбәрләр җибәрмиләр. Социаль фондның барлык хезмәтләреннән фондның төбәк бүлеге клиент хезмәтләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә яки дәүләт хезмәтләре порталында файдаланырга мөмкин”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев