Казанда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең лицензияләү бүлегенең элеккеге башлыгын хөкем итәчәкләр.
50 яшьлек ир-атны ришвәт алуда гаеплиләр.
Хокук саклаучылар версиясе буенча, гаепләнүче ике фирма җитәкчеләреннән 857 мең сумлык ришвәт алган. Бизнесменнар аңа 12 сәүдә ноктасында алкоголь сатуга гарантияле лицензияләр биргән өчен акча тапшырганнар.
Лицензияләр законда билгеләнгән тәртипне читләтеп бирелгән.
Эш Яңа Савин районы судына җибәрелгән.
Нет комментариев