ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Дәүләт комитеты ятимнәр өчен 295 млн сумлык торак сатып алачак

Татарстанның дәүләт комитеты ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен торак урыннары сатып алуга электрон аукцион урнаштырды, дип хәбәр ителә сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында.

Контрактның башлангыч бәясе - 295 млн сум. Гаризалар 17 сентябрьгә кадәр кабул ителә, нәтиҗәләр 21 сентябрьдә ясалачак. Торак биналар төзелеш һәм санитария нормаларына туры килергә, чиста бизәкле булырга, залогта яки арест астында булмаска тиеш. Цоколь һәм ярымподвал катларында, тузган һәм авария хәлендәге фондта, шулай ук җимерелә торган йортларда фатирлар сатып алу мөмкин түгел.

 

татар-информ


Нет комментариев