ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан экологлары «Чиста һава» чарасы кысаларында 4 меңнән артык автомобильне тикшерде

Татарстан Экология министрлыгы инспекторлары Дәүләт автоинспекциясе һәм Ространснадзор хезмәткәрләре белән берлектә «Чиста һава» оператив-профилактик чарасы кысаларында 1 июньнән 4780 автотранспорт чарасын: 4359 җиңел автомобильне, 228 йөк машинасын һәм 193 автобусны тикшерделәр.

Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 94 автомобиль, яки тикшерелгән машиналарның гомуми санының 2% ы экологик яктан тикшерелмәгән. Аларның күп өлеше бензин белән эшли. Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде.

Рейдлар Казан һәм Чаллы шәһәрләрен дә кертеп, 24 муниципаль берәмлектә узды. Министрлыкта республика автомобиль юлларында тикшерүләр 2026 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк, дип ачыклык керттеләр.

 


Нет комментариев