Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Югары суды Рамил Муллинны СИЗОдан чыгармады

Татарстанның Югары суды Түбән Кама районының элеккеге башлыгы Рамил Муллинның кулга алынуын озайту турындагы карар белән килеште.

Бу хакта «БИЗНЕС Online» га судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

1 июньдә Чаллы шәһәр суды Муллинны сак астында тоту вакытын 3 августка кадәр озайтты. Муллин исә чик кую чарасын йомшартуны үтенгән иде, шуңа күрә кабул ителгән карарга риза булмады, шикаять бирде.

ТР Югары Советында узган бүгенге утырышта, анда районның элеккеге башлыгы изолятордан видеоэлемтә аша катнашты, ул шулай ук үзен өй аресты астына җибәрүне сорады. Әмма Татарстан Югары суды чик кую чарасын үзгәртү өчен нигез юк, дигән карарга килде.

Исегезгә төшерәбез: Муллинны ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан буенча Федераль куркынычсызлык хезмәте оперативниклары узган елның декабрендә тоткарлаган иде. Аны Түбән Кама районында яшәүчеләрне СВОга контракт хезмәтенә җәлеп иткән өчен «рекрут» премияләре белән махинацияләргә катнашы бар дип саныйлар. Зыян суммасы  – 30 млн сумнан артык.

БИЗНЕС Online

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев