Татарстан мәктәпләрендә 1 сентябрьдән «физик-химик алгарыш» проекты эшли башлаячак
Республикада «физик-математик алгарыш» проекты инде эшли.
Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елы башыннан «физик-химик алгарыш» проекты эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Яңа уку елыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республика мәктәпләрендә «физик-химик алгарыш» проекты эшләтеп җибәреләчәк. Бу ике фән тирәнрәк өйрәнеләчәк», - дип өстәде ул.
Республикада «физик-математик алгарыш» проекты инде эшли. Аның буенча укытучылар һәм мәктәпләр профильле сыйныфлар булдыруга, җиһазлар сатып алуга һәм чаралар уздыруга грантлар ала.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев