Татарстан Рәисе Лениногорск кошчылык фабрикасында булды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лениногорск кошчылык фабрикасында булды.
Ул анда эшләрнең торышы, шулай ук җитештерүне алга таба үстерү этаплары белән танышты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Әлеге инвестиция проекты «Лениногорск кошчылык фабрикасы» базасында индустриаль күркә үстерү буенча җитештерү комплексы төзүне күздә тота.
Элек биредә йомырка җитештерү предприятиесе булган, ул 55 ел эшләгән һәм 2023 елның августында ябылган. Яңа милекче җитештерүне реконструкцияләгән, кошларны карап тоту һәм үстерү өчен заманча җайланмалар, климат һәм вентиляция җайланмалары урнаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов яңартылган корпусларны карап чыкты, аңа шулай ук кошларны карап тоту технологиясе турында сөйләделәр.
Проект үз куәтенә чыккач, кошчылык фабрикасы 6,5 мең тоннага кадәр күркә ите җитештерәчәк, шулай ук биредә бөртекле культуралар үстерергә телиләр, шул исәптән фабриканы үз азык базасы белән тәэмин итү өчен дә.
Татар-информ, фото: ТР РӘисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов Тимәш авылында сугыш елларында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев