Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лениногорскига яңа автотранспортлар тапшырды

Тиздән шәһәрдә пассажир транспорты белән бәйле мәсьәлә хәл ителер төсле.

Лениногорскида шәһәр эчендә пассажир автобуслары булмау – иң проблемалы сорау иде.

Бүген Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетларына  пассажир автобуслары тапшырды. Тантана «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.

Әлеге чарада Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты һәм 7 яңа заманча ГАЗель автомобильләре ачкычларын кабул итеп алды.

Автотранспортлар шәһәрдәге пассажир йөртү эшен җайга салу өчен кулланылачак.

«Бүген Татарстан федераль программа ярдәмендә 40 автобус алды, аларны районнарга тапшырабыз. Март аена кадәр автопарк тагын 79 автобус белән тулыланачак», - диде республика җитәкчесе.

Автобуслар Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Баулы, Лениногорск, Нурлат, Зәй, Минзәлә һәм Бөгелмә районнарына тапшырылды.

Лениногорск мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шәһәр буенча маршрутларны җайга салу өчен хәзер берничә мәсьәләне хәл итәргә калган: барлык документацияне рәсмиләштерү, шоферлар табу, әлеге эшчәнлекне субсидияләү.

Лениногорск мэриясе халыкка мөрәҗәгать итеп, бераз сабыр итүне сорый. Автобуслар маршруты турында алдан хәбәр ителәчәк.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2275299.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев