Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Рәисенең тантаналы кабул итүендә Лениногорскидан Псурцевлар гаиләсе булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова гаиләләрне кабул иттеләр.

Традицион рәвештә, август ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Гөлсинә Миңнеханова Татарстанның гаиләләрен Казанга чакырып, тантаналы кабул итү уздыралар.

Быелгы тантана27 августта Казан Кремлендә узды. Чарада Татарстаннан 45 гаилә булган.

Татарстан Рәисе күп балалы аналарга бүләкләр һәм  «Ана даны — Материнская слава» медален тапшырды.

Лениногорск районыннан әлеге чарада Псурцевлар гаиләсе катнашты. Алар – күпбалалы гаилә, 9 бала тәрбиялиләр. 34 яшьлек Мария Псурцевага «Ана даны» медале тапшырылды. Ире – Николай Псурцев, рухани. Гаиләдә 6 малай: Андрей, Василий, Николай, Иван, Петр, Александр һәм 3 кыз: Ева, Мария, Ксения.

«Без күп балалы гаиләләрнең, тәрбиягә бала алган гаиләләрнең күңел юмартлыгы, мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгы белән горурланабыз», - дигән тантаналы чарада Миңнеханов, гаиләләрне котлап.

фото: https://rais.tatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев