ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Республикасында төзелешнең еллык планы 83 процентка үтәлгән

22 августка Татарстанда төзелешнең еллык планы 83 процентка үтәлгән, якынча 2 млн 642 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Алынган мәгълүматларга караганда, коммерцияле төзелеш буенча планның 85% ы тапшырылган – мәйданы якынча 883 мең кв.м булган 100 күп фатирлы йорт социаль ипотека программасы буенча план 71% ка үтәлгән – мәйданы 106 мең кв. м артык булган 37 йорт тәмамланган. ИЖС буенча 1 млн 652 мең кв. м, ягъни планның 84% ы тапшырылган.

Матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, аерым категорияләрне торак белән тәэмин итү буенча түбәндәге мәгълүматлар бар: ятим балалар өчен 195 бина алу өчен ике дәүләт контракты төзелгән, торак төзелеп килүче 45 йортта урнашкан. Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен 22 сертификатның 1543 кв. м. га 14е сатылган, калганнары өчен торак сайлау алып барыла. Категория буенча яшь гаиләләр субсидия алучы 61 кешенең 48ен файдаланган. Мәҗбүри күчеп килүчеләрнең һәм чернобыльлеләрнең өч гаиләсе, аларның икесе инде торак сатып алган.

Мәгариф өлкәсендә мәктәпләр буенча үтәлеш 95%, Әгерҗе, Буа һәм Бөгелмә районнарында өч объект төзелеп беткән. Балалар бакчалары буенча – 78%, Алабуга районында объект төгәлләнгән. Сәламәтлек саклау буенча Казанда кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше 61% ка башкарылган.

Инженерлык инфраструктурасы буенча: эчәр су белән тәэмин итү – 83% (6 муниципалитетта 7 объект тәмамланган). Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү республика программасы буенча – 65% (биш районда 8 объект тәмамланган). Федераль проект буенча-83% (Чаллыда һәм Әлмәт районында дүрт объект тәмамланган). Чистарту корылмалары буенча-91%. "Авыл территорияләренең бүгенге йөзе» федераль проекты буенча – 91% (объект Балтач районында тәмамланган).


Нет комментариев