Татарстан Росреестры быел 750 геодезия пунктын тикшерәчәк
2026 елда Казанда һәм Татарстанның башка муниципаль берәмлекләрендә барлыгы 750 геодезия һәм нивелир челтәр пунктын тикшерү планлаштырыла.
Бүгенге көндә 297 пункт тикшерелгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе матбугат хезмәте.
Республика территориясендә барлыгы 3 меңнән артык геодезия һәм нивелир челтәр пункты бар. Алар федераль милеккә карый, дәүләт сагында тора, геодезия һәм картография эшләрен башкаруның нигезе булып тора, шулай ук икътисад, фән һәм саклану өлкәсендәге бурычларны хәл итү өчен кулланыла, дип ассызыкладылар ведомствода.
«Мондый пунктлар урнашкан җир участоклары хуҗалары әлеге объектларны саклау өчен барлык чараларны күрергә тиеш. Пунктларны юк иткән яки зыян китергән өчен административ җаваплылык (РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.2 маддәсенең 3нче өлеше) каралган», – дип билгеләп үтте Татарстан буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Линар Гатин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев