Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Социаль фонды узган елда инвалидлык буенча 200дән артык пенсия билгеләгән

Узган елда Татарстан Социаль фонды моңа кадәр пенсионер булмаган гражданнарга инвалидлык буенча 202 иминият һәм социаль пенсия билгеләде.

Барлык түләүләр гариза кабул итмичә, проактив режимда, инвалидлар Федераль реестрыннан килә торган мәгълүматлар нигезендә  рәсмиләштерелде.
          
Социаль фонд проактив режимда пенсия билгеләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә. Инвалидлык билгеләнү турында мәгълүмат медик-социаль экспертиза органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне дәвамында пенсия рәсмиләштерә. Гражданга шул ук вакытта дәүләт хезмәтләре порталы яки почта аша  түләү билгеләнү  турында хәбәр җибәрелә.
    
 Социаль фонд моңа кадәр билгеләгән түләүләр нинди ысул белән китерелгән булса, пенсия дә шул ысул белән киләчәк. Фонд линиясе буенча бернинди түләүләр билгеләнмәгән булса, инвалидлык бирелгән кешегә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша,  Социаль фондның клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп,  пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны гражданин үзе яки аның законлы вәкиле эшли ала.

Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә.  Пенсия алучы гражданинга инвалидлык бирелгән очракта элек билгеләнгән пенсиягә  автомат рәвештә айлык акчалата түләү өстәлә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнүчеләр һәм хәрби җәрәхәт нәтиҗәсендә инвалидка әверелгән гражданнар өчен федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия – инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы беркетелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев