Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

«Татарстан Земство мәдәният хезмәткәре» программасына заявкалар 15 июльгә кадәр кабул ителә

Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасының Земство мәдәният хезмәткәре» программасында катнашуга гаризалар кабул итү 2026 елның 15 июленә кадәр дәвам итә.

Программа авыл торак пунктларына, эшчеләр поселокларына, шәһәр тибындагы поселокларга яки республика территориясендә 50 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләргә эшкә күченгән белгечләргә 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен күздә тота, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.

Чара мәдәният хезмәткәрләренең вакантлы вазыйфаларын тулыландыруга юнәлдерелгән. Конкурста катнашу өчен гаризалар электрон почтага кабул ителә minkulttatarstan@yandex.ru 

Программа турында тулырак мәгълүмат, сайлап алу турында нигезләмә, вакансияләр исемлеге һәм документлар рәвешләре ведомствоның рәсми сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев