ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 1 июньнән балалар өчен җәйге «комендант сәгате» гамәлгә керде

Татарстанда 1 июньнән балалар һәм яшүсмерләр өчен җәйге «комендант сәгате» эшли башлады.

Чикләү 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Бу чорда балигъ булмаганнарга 23.00  сәгатьтән иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр әти-әниләреннән яки законлы вәкилләреннән башка урамда йөрү  тыела.

 

 

Татарстан24

 


Нет комментариев