Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 258 мең сум акча алачак укытучылар исемлеге расланды

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты хәбәр итә.

Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен ясалма интеллект буенча масштаблы проект эшли башлады. Сентябрь аенда  мәктәпләрдә һәм колледжларда  ясалма интеллект буенча түгәрәкләр ачылачак, ә аларны 239 укытучы һәм 100 көллият педагогы алып барачак. Укытучылар-педагоглар  исемлеге инде расланган.

Алар конкурс аша узганнар, анда һәр конкурсант түгәрәкнең индивидуаль планын тәкъдим иткән.  Түләү алгач, педагоглар ясалма фәһем буенча бер елдан да ким булмаган түгәрәкләр алып барырга тиеш булалар.

Түгәрәкләр Казанда, Чаллыда, шулай ук Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Питрәч, Алабуга, Чистай, Мамадыш һәм башка районнарда эшләячәк. Ел саен 3,5 меңнән артык 5-8 сыйныф укучысы һәм 1,5 мең профильле көллият студенты белем алачак.

 Башта аларны нейрочелтәрләр белән аралашырга һәм гади проектлар эшләргә өйрәтәчәкләр, ә җиденче сыйныфка алар инде үз Ясалма интеллект-агентларын булдыра алачак.

Укытучылар әзер булсын өчен республикада квалификация күтәрү курслары башланды инде — педагоглар нейрочелтәрләрне үзләштерә һәм ясалма интеллект-агентларны проектларга өйрәнә. Болар барысы да 2030 елга кадәр ясалма интеллектны үстерү республика программасының бер өлеше.

 

Вечерняя Казань

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев