Татарстанда 5 марттан 18 мартка кадәр «Каршы юл» профилактик чарасы узачак
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Шушы елның ике ае эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы юлга чыгу аркасында 45 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булган, 75 кеше имгәнгән.
Бу саннар – гади статистика түгел. Аларның һәрберсе – кеше бәхетсезлеге, югалту яки авыр тән җәрәхәте.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы юлга чыккан өчен 7 500 сум күләмендә штраф яки 4–6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Яңадан бозганда – 1 елга хокукларны алу.
Сезнең һәм пассажирларыгызның иминлеге – сезнең кулларда. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез: юлда уйлап башкарылмаган маневрлар ясамагыз, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев