Татарстанда бер эшсезгә 10,7 вакансия туры килә.
Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларына сылтама белән «Челнинские известия»хәбәр итә.
Республикада мәшгульлек хезмәтендә исәптә торучы гражданнар саны артты. Бер ел эчендә бу күрсәткеч гыйнварда 3 963 тән 4 465 кә кадәр арткан. Апрельгә эшсезләр саны 5 003 кә җиткән, былтыр ул чорда 3 816 булган.
Шул ук вакытта предприятиеләр тарафыннан хезмәткәрләргә ихтыяҗ эшсезләр саныннан шактый артып китә. 2025 елның гыйнварында компанияләргә 39 110 хезмәткәр таләп ителгән, 2026 елның гыйнварында – 52 441.
Узган елның апрелендә ихтыяҗ 40 281 кеше тәшкил иткән, ә быел — 53 648.
ТНВ
Нет комментариев