Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда бер яшь кыз яңа туган баласының гәүдәсен ун көн буе балконда яшереп тоткан

Май башында әлеге 22 яшьлек хатын-кыз малай таба,

Түбән Камада 22 яшьлек хатын-кыз ун көн дәвамында яңа туган баласының гәүдәсен фатир балконындагы тартмада яшереп тоткан.

Бу хакта 16 май көнне Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Май башында әлеге 22 яшьлек хатын-кыз малай таба, ул вакытта өйдә беркем дә булмый. Берничә көннән соң ул үз-үзенә кул салырга тели, хастаханәгә озатыла, шул вакытта аның яңа туган баласының гәүдәсе табыла.


Баланың исән килеш туганмы-юкмы икәнлеге әлегә билгесез. Шулай да Россия Җинаять Кодексының ананың яңа туган баласын үтерүе маддәсе буенча тикшерү башланган. Билгеле булганча, кансыз "әни" хатын-кызлар консультациясендә йөклелек буенча исәптә тормаган.

Чыганак:Шәһри Казан

http://arskmedia.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев