Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 14 сентябрьдә сайлау участогында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак

14 сентябрьдә – Татарстанда сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатып булачак.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альмир Абашев хәбәр итте. 

«Сайлау участогы рәисе белән килешү буенча вакцина бригадасын урнаштырырга мөмкин булачак. Шулай булгач, 14 сентябрьдә сайлауларга килүчеләр шунда ук прививка ясата алачак», - диде Альмир Абашев.

Матбугат конференциясеннән Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы грипптан «Утрикс Квадри» вакцинасы белән прививка ясатырга өлгергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев