Татарстанда сезон башланганнан бирле беренче тапкыр талпан боррелиозы очраклары ачыкланган.
Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хәбәр итә.
Бүгенге көнгә Татарстан хастаханәләренә талпан кадалып 3249 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 707се — балалар. Иң күп очраклар Казанда теркәлгән (986 очрак). Чаллыда –319 һәм Әлмәт районы 259 очракта мөрәҗәгать иткәннәр.
Республикада талпан боррелиозының өч һәм талпан энцефалитының ике очрагы теркәлгән: пациентларга Чиләбе өлкәсендә һәм Новосибирскида ял иткәндә талпан кадалган.
фото: ясалма интеллект
Нет комментариев