Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда БПЛА зыян китергән йортта яшәүчеләргә әйберләрен килеп алырга рөхсәт иттеләр

Татарстанда БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян килгән йортта яшәгән кешеләргә шәхси әйберләрен килеп алырга рөхсәт итәчәкләр.

Бу хакта Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

«Йортны тикшерү эшләре төгәлләнгәннән һәм оператив хезмәтләр рөхсәт биргәннән соң, кешеләргә документларын һәм иң кирәкле әйберләрен алыр өчен үз фатирларына керергә мөмкинлек биреләчәк. Шуннан соң аларны шифаханәдә урнаштырачакбыз, алар анда йортта төзекләндерү эшләре барганда уңай шартларда яши алачак», – дип язган Беляев социаль челтәрләрдә.

Аның сүзләренчә, кешеләргә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев