Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда БРИКС халыкара төзелеш атналыгын үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде

Татарстанда Казанда ел саен үткәрелә торган «БРИКС халыкара төзелеш атналыгы» форумын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты төзелде.

Тиешле указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Оештыру комитеты форумны әзерләгәндә һәм уздырганда дәүләт хакимияте органнарының, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге оешмаларның, эшкуарларның иҗтимагый берләшмәләренең һәм башка оешмаларның үзара хезмәттәшлеген оештыру өчен төзелә.

Яңа структура форумның эшлекле программасын, шулай ук аны әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планын эшләү һәм раслау, планны гамәлгә ашыру барышын анализлау һәм бүлеп бирелгән акчаларның максатчан тотылуын контрольдә тоту, төрле оешмаларның эшен координацияләү буенча тәкъдимнәр эшләү һәм координацияләү кебек бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән.

Оештыру комитеты рәисе итеп РФ төзелеш һәм торак – коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ә рәистәше итеп ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләнде.

Рәистәшләр урынбасары итеп ТР Премьер-министры Алексей Песошин билгеләнде. Оештыру комитеты секретаре итеп РФ Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин билгеләнде.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев