Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда дүрт көн эчендә миграция законнарын бозуның меңгә якын очрагы ачыкланган

Татарстанда дүрт көн эчендә миграция законнарын бозуның меңгә якын очрагы ачыкланган.

«Легаль булмаган мигрант» оператив-профилактик чарасының икенче этабына йомгак ясап, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы шул хакта хәбәр итә.

«Чаралар агымдагы елның 20-24 апрелендә Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре ярдәмендә һәм катнашында узды. Операцияне уздыру чорында чит ил гражданнарының күпләп җыелу урыннары, төзелеш, сәүдә, транспорт, авыл хуҗалыгы һәм торак секторы объектлары тикшерелде», - диелә хәбәрдә.

Операция вакытында полиция хезмәткәрләре миграция законнарын бозуның 951 очрагын ачыклаган. Аларның күбесе чит ил кешеләренең республика территориясендә яшәү режимын бозу белән бәйле - 531 очрак. Моннан тыш, законсыз эшчәнлек алып баручы 143 мигрант һәм миграция законнарын бозуның башка очраклары ачыкланган.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев