ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда илкүләм проект буенча Бөгелмә-Уральск юлын ремонтлыйлар

Татарстанның Бөгелмә районында 22,5 – 24,5 км участогында 2 километрдан артык озынлыктагы Бөгелмә – Уральск автомобиль юлына капиталь ремонт ясала.

Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытка объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау,  асфальт-бетоннан аскы катламны һәм вак таш-мастика асфальт-бетоныннан өске катламны 17 мең кв.метр мәйданлы җәю эшләре тәмамланган.

Моннан тыш, юл кырыйларын вак таш-ком катнашмасы белән ныгыту эшләре башкарылды, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Хәзер подрядчы оешма, «Татнефтедор»  58 юл билгесе һәм 98 сигнал баганасы урнаштыру белән шөгыльләнә.

Бөгелмә-Уральск төбәк автоюлының гомуми озынлыгы 24 километр. Ул Оренбург өлкәсе чигенә чыга һәм Ижевск – Бузулук – Казахстан транспорт коридорының бер өлеше булып тора.

Юл эшләре «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарыла.

 

Татар-информ

 


Нет комментариев