Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда илкүләм проект кысаларында Чистай – Аксубай – Нурлат юлын төзекләндерделәр

Татарстанның Аксубай районында Чистай – Аксубай – Нурлат автомобиль юлының 1,2 чакрым озынлыктагы участогы төзекләндерелде.

Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылды, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

«Объектта асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам җәелде, 8,7 мең квадрат метр мәйданда вак ташлы-мастиклы асфальт-бетон катнашмасыннан юлның өске катламы ясалды», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Шулай ук эшчеләр юл читләрен вак таш һәм ком катнашмасы белән ныгыткан һәм юл билгеләрен яңарткан.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатларының берсе – торак пунктларны комплекслы үстерү, шул исәптән юллар төзү һәм ремонтлау, җәмәгать һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү.

Яңа илкүләм проектлар узган елдан башлап Россия Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев