Татарстанда күп балалы гаиләләр өчен социаль ярдәм чаралары сакланачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда күп балалы гаиләләр өчен социаль ярдәм чаралары сакланачак

Закон проекты өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гражданнарга, шул исәптән тәрбиягә алынганнарга да кагыла.

Татарстанда күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары сакланачак. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы хәбәр итә.

Татарстанның күп балалы гаиләләренә социаль ярдәм чараларын саклап калуга юнәлдерелгән закон проекты турында республика Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советының эш төркеме утырышында фикер алыштылар. Утырышны юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик уздырды.

Закон проекты өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гражданнарга, шул исәптән тәрбиягә алынганнарга да кагыла. Ярдәм чаралары алу өчен балаларның яше – 18 яшькә кадәр, ә көндезге формада укысалар, балачактан инвалид яки махсус хәрби операциядә катнашсалар – 23 яшькә кадәр.

Закон проекты социаль ярдәмнең түбәндәге чараларын саклап калуны күздә тота:

  •     – өч яшьтән алып алты яшькә кадәрге балаларны Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты билгели торган исемлек буенча дарулар белән түләүсез тәэмин итү;
  •     – торак мәйданының социаль нормасы чикләрендә торак өчен түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия, торак фонды төренә карамастан, гаиләнең һәр әгъзасына бирелә;
  •     – коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының билгеләнгән куллану нормативлары чикләрендә 30 проценты күләмендә субсидия, ә үзәк җылытусыз йортлардагы гаиләләр өчен-халыкка сату нормалары чикләрендә ягулык хакыннан;
  •     – ата-аналарның берсенә гомуми белем бирү оешмасында укучыга йөрү өчен ай саен 120 сум күләмендә субсидия-укуын тәмамлаганчы, әмма балага 23 яшь тулганчы.

Аерым норма кайбер гаиләләргә кагыла: әгәр бала махсус хәрби операциядә катнашканда һәлак булса, санап үтелгән ярдәм чараларына хокук гаиләдә – өлкән балага 23 яшь тулган көнгә кадәр саклана.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев