Татарстанда майлы культуралар мәйданы 87 мең гектарга арттырылды
Хәзер хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү бара.
Татарстанда узган ел белән чагыштырганда майлы культуралар мәйданы 87 мең гектарга, шул исәптән көнбагыш – 55 мең һәм рапс 43 мең гектарга арттырылды. Аларның мәйданы бөртекле һәм азык культуралары мәйданнарын киметү хисабына арткан. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«Инде берничә ел дәвамында бөртекле культураларның мәйданнарын киметәбез. Шул ук вакытта рапс, көнбагыш мәйданнарын арттырабыз», – диде ул.
Җәббаров билгеләп үткәнчә, республикада чәчү кампаниясе тулысынча төгәлләнгән. Хәзер хуҗалыкларда терлек азыгы әзерлиләр.
Быел чәчүлек мәйданнары 2,5 миллион гектар тәшкил итте, шул исәптән 1,6 миллион гектарда сабан культуралары чәчелде. Бөртеклеләр — 1,2 миллион, майлы культуралар — 669 мең, шикәр чөгендере — 53,1 мең, ә азык культуралары 616 мең гектар мәйданны били.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев