Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда мәктәп чатларын Max мессенджерына күчерү 1 сентябрьдән башланачак

Татарстан Республикасында 1 сентябрьдән мәктәп чатларын Max мессенджеры платформасына күчерү башлана.

Ил Президенты Владимир Путин Россиядә күпфункцияле милли сервис булдыру турындагы документка июнь аенда кул куйган. Әлеге өлкәдәге яңалыклар белән ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында уртаклашты.

«Татарстан мәктәп чатларын Max мессенджерына күчерү буенча 6 сынау һәм тәҗрибә төбәге арасына керде. Яңа платформага күчү вакыты 1 сентябрьдән башлана. Моңа кадәр безгә аңа мәгариф белән идарә итү органнарын һәм мәгариф оешмалары коллективларын кушарга кирәк. Муниципалитетлардан бу эшне контрольгә алуларын сорыйм. Хәзерге вакытта шулай ук «ТР Электрон мәгариф» системасына һөнәри белем бирү оешмалары өчен функционалны кертү буенча да эш алып барыла», – дип белдерде Илсур Һадиуллин.

Татарстан 13 сентябрьгә кадәр «Сферум»нан Max платформасына күчәргә тиешле беренче чираттагы төбәкләр сафында. Икенче чираттагы төбәкләр – агымдагы елның 15 октябренә хәтле.

Беренче чираттагы төбәкләр исәбендә Татарстан белән бергә Владимир өлкәсе, Алтай Республикасы, Марий Эл Республикасы, Тверь өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы да бар.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев