Республикада «экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла торган «Мәктәп экопатруле» республика конкурсының яңа этабына гаризалар кабул итү башланды. Конкурс 2014 елдан ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте.
Алынган мәгълүматларга караганда, проектның максаты – мәктәп укучыларын табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү. «Мәктәп экопатруле» эшләгән чорда 51 меңнән артык санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган һәм бетерелгән.
Конкурс шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасында «иң актив укучы» (1-4, 5-8, 9-11 сыйныфлар), «иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп» һәм «иң яхшы муниципаль район/шәһәр округы» номинацияләре буенча үткәрелә. 2025/2026 уку елы өчен җиңүчеләрне ноябрьдә бүләкләячәкләр.
Конкурс ел саен 1 сентябрьдән 31 августка кадәр уза. Оештыручылар: ТР Экология минитсрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Цифрлар министрлыгы.
татар-информ
Нет комментариев