Татарстанда өстәл теннисы буенча турнир башланды
Татарстанның Саба районында алты илдән килгән яшь спортчылар катнашында өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар старт алды.
Бу хакта республика рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Аның мәгълүматлары буенча, турнирда Россия, Кытай, Беларусь, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Төрекмәнстаннан 260 иң көчле спортчы катнаша.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, өстәл теннисы-Татарстанда иң популяр спорт төрләренең берсе.
"Ышанам, мондый ярышлар республикада спорт үсешенә ярдәм итәчәк, ә иң мөһиме — яшьләрне актив, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәчәк!"–дип ассызыклады ул.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев